Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән укучылары "КЭС-БАСКЕТ" Бөтенроссия мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының зона этабында призлы урыннар яулады

Ярышлар Татарстанның Апас районында узды. Анда республиканың 8 районыннан 16 команда катнашты.

Яшел Үзән районыннан шәһәрнең гомуми белем бирү оешмалары укучылары җыелма командалары катнашты.

Уеннар нәтиҗәләре буенча безнең район егетләре командасы алтын медальләр яулады, кызлар командасы 3 урынны алды.

Командаларны ярышларга әзерләгәннәре өчен Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе рәхмәт белдерә:

  • Семенов Ярослав Евгеньевичка, "Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының иҗат үзәге" өстәмә белем бирү педагогы,
  • Удрас Ирина Кузминичнага, ТР ЯҮМР 3нче гимназиясенең физик культура укытучысы,
  • Карачева Дарья Валерьевна, ТР ЯҮМР 1нче лицее физик культура укытучысы,
  • Мурзин Александр Петровичка, ТР ЯҮМР 1нче лицее физик культура укытучысы.

Афәрин, укучылар, киләчәктә дә җиңүләр генә юлдаш булсын. Шулай көчле рухлы егет-кызлар булып үсегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев