Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән тарихи объектлары милли рух сагында

Марат Әхмәтов Яшел Үзән районының татар мәдәнияте объектлары эшчәнлеге белән танышты.

ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов Яшел Үзән районында булды.

Ул безнең җирлекләрдәге татар халкының мәдәният объектлары эшчәнлеге белән танышты. Делегация составында, шулай ук, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин бар иде. Кунак ларны Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев озатып йөрде.
Аерым алганда, парламентарийлар Исаководагы «Татар авылы» этноавылында, Олы Шырданда күптән түгел тантаналы төстә, зур бер бәйрәм ясап ачылган ДТ-54 тракторы һәйкәлендә булды, ике өлешкә бүленгән «Каюм Насыйри мирасы» туристик маршруты буенча уздылар. Галим-энциклопедист, әдәбиятчы, этнограф, тел белгече – әдип якташыбызның кече ватанындагы ХХ гасыр башында аның акчасына төзелгән һәм бүгенге көндә яңартылып торгызылган мәчетне, уникаль объектлар – кайчандыр галим су эчкән чишмәне, шунда үсеп утырган 500 яшьлек талны, Каюм бабай коесын карадылар. Олы Ачасыр авылында урнашкан Каюм Насыйри исемендәге музей-комплексы, үзенең уникальлеге, экспонатлары белән кунакларда көчле тәэсир калдырды.

– Барлык объектлар да кызыклы һәм мөһим, алар татар мәдәниятен һәм аны тарихи чынбарлыктагыча сакларга ярдәм итә. Аларны үстерүгә һәм танытуга комплекслы карарга кирәк. Монда булган туристлар татарлар һәм аларның тормышы турында мөмкин кадәр дөрес һәм грамоталы мәгълүмат алырга тиеш. Бирегә килгән һәркем үзен уңайлы хис итсен өчен, яхшы шартлар тудырырга кирәк, – дип шәрехләде Марат Әхмәтов.

Шулай ук, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары бу эшне этаплап уздыру кулай, дип өстәде һәм проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итәргә әзерлеген белдерде.
Безнең райондагы әлеге тарихи объектлар гади кешеләр, үзебездә яшәүчеләр көче һәм тырышлыгы белән булдырылганлыгын беләбез. «Татар авылы»на нигез салучы Дамир Камалетдинов, Каюм Насыйри мирасын торгызуга барлык мөмкинлекләрен бирүче Асия Гобәйдуллина, Олы Ачасырдагы музей-комплексны яшәтүгә бөтен тырышлыкларын куючы Рәзинә Гатиятуллина җитәкчелегендә кызлар хезмәтенә дәүләт ярдәме дә кушылса ,ничек әйбәт булыр иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев