Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән сөт комбинатының әзер продукция җитештерү күләме арткан

Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты 2022 елның беренче кварталындагы эшенә йомгак ясады.

Яшел Үзән, Чистай һәм Буада предприятиенең өч җитештерү мәйданчыгында сөт һәм чимал эшкәртүнең гомуми күләме 2022 елның 1 кварталында 64,8 мең тонна тәшкил иткән. Көн саен сөт һәм чималны эшкәртүнең гомуми күләме 720 тоннага җитә.
ЗМКның әзер продукция җитештерү күләме 47,4 мең тонна тәшкил иткән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштыр ганда 31,3%ка күбрәк. Федераль сәүдә челтәрләре өчен комбинат 4,4 мең тонна азык-төлек җитештергән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 35,3%ка күбрәк.
Бүген предприятие продукциясе Татарстан территориясендә 4500дән артык сәүдә ноктасында, шулай ук Башкортстан, Марий Эл, Чувашия, Самара һәм Ульяновск өлкәләрендә, Мәскәү, Санкт-Петербург, Владимир, Түбән Новгород һәм Пермь шәһәрләрендә сатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев