Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән сөт комбинаты районның үзәк хастаханәсенең медицина персоналына үз продукциясе җыелмаларын тапшырды

Һәр медицина хезмәткәре 5 килограмм авырлыктагы бүләк алды. “ЗМК” азык-төлек җыелмасы составында - йомшак эремчек, май, сөт, кефир, каймак, «Очень важная корова» сөт өсте, эремчек һәм «Обнимама» балалар сөте, катык һәм эретелгән «Васькино счастье» эретелгән сыры бар.

Медперсоналга бүләкләрне смена тәмамлангач тапшырдылар. Дежурлыкта булганнар һәм шәхсән азык-төлек җыелмасын ала алмаганнар "ЗМК" АҖ хезмәткәрләрен бүлекчә тәрәзәләреннән сәламләделәр.

- Хәзер, шундый җитди һәм авыр эпидемиологик вәзгыять тугач, вакытында һәм оператив медицина ярдәме күрсәтү зарурлыгы арткан вакытта, без йогышлы бүлек ачарга карар кылдык. Табибларның эш шартлары катлаулы - аларга саклык костюмнарында эсседә эшләү бик авыр, зур йөкләнеш.

Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатына һәм районның башка предприятиеләренә ярдәмнәре, моментның мөһимлеген аңлаулары өчен рәхмәт! - дип белдерде баш табиб вазыйфаларын башкаручы Рамил Мөхәммәтдинов.

Исегезгә төшерәбез, ЗМК пандемия вакытында Анжела Вавилова исемендәге Казан хосписына, Яшел Үзән, Буа һәм Чистай районнары ашыгыч ярдәм бригадаларына һәм Татарстан Республика клиник хастаханәсенең Вакытлы инфекция госпитале хезмәткәрләренә гомуми авырлыгы өч тоннадан артык үз продукциясе белән ярдәм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев