Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты тагын бер приютка ярдәм күрсәтә

Ул авыр тормыш хәлендә калган йөкле хатын-кызлар һәм сабыйлары булган аналар яши торган «Колыбель» приютын шефлыкка алган. Атна саен анда комбинатның сөт продукциясе: атланмай, сөт, каймак, эремчек һәм йогыртлар җибәрелә.

Бүгенге көндә «Колыбель» приютында 26 кеше – 9 хатын-кыз һәм 9 айдан 14 яшькә кадәрге 17 бала яши.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Колыбель» приюты Казанда «Гаилә», аналар һәм балаларны яклау үзәге «Умиление» ярдәме белән оештырылган.
Үзәк, авырлы хатын-кызларга һәм кризис чорын кичерүче балалары булган гаиләләргә комплекслы ярдәм күрсәтә, шулай ук традицион гаилә кыйммәтләрен яклау буенча агарту эшләре алып бара.

«Умиление» үзәге президенты Элина Белянкина комбинатка күрсәтелгән ярдәме өчен рәхмәт белдерә:

– «Колыбель» приюты карамагындагылар исеменнән Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты җитәкчелегенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәбез! Бу безнең өчен бик мөһим һәм кыйммәтле эш!».

Исегезгә төшерәбез, инде икенче ел Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты Татарстанның медицина, социаль һәм хәйрия учреждениеләренә актив ярдәм күрсәтә. Бу вакыт эчендә комбинат продукциясен Яшел Үзән районының тәрбиягә бала алган гаиләләре, Татарстанның балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, «Ярдәм» фонды карамагындагы балалар, Яшел Үзән бала тудыру йорты һәм хатын-кызлар консультацияләре хезмәткәрләре, Казан балалар «ковид» госпиталенең,

Республика клиник хастаханәсе һәм Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенең вакытлыча йогышлы авырулар госпитале хезмәткәрләре, Яшел Үзән, Чистай һәм Буа ашыгыч ярдәменең хезмәткәрләре, Республика балалар клиник хастаханәсе онкогематология бүлегенең һәм Анжела Вавилова исемендәеге Казан хосписының пациентлары алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев