Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты командасы - мини-футбол буенча Суперкубок иясе!

Футболчылар киеренке көрәштә «Казаноргсинтез» командасын җиңде.

Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатының мини-футбол командасы Казан Суперкубогына ия булды. Бу югары бүләк өчен көрәш хокукын «ЗМК» командасы 2021 елда мини-футбол буенча Казан кубогында җиңү яулагач алды. Аның көндәше, «Казаноргсинтез» командасы, 2020-2021 сезонында Казан чемпионатында җиңүче булды.

Очрашу «КАИ ОЛИМП» мәдәни-спорт комплексы залында Казан мини-футбол йолдызлары катнашында «легендалар матчы»ннан соң узды. Уен бик киеренке булды һәм безнең спортчылар файдасына 5:4 исәбе белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев