Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» директоры котлый!

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр, мөселманнар! Кадерле Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты хезмәткәрләре!

Сезне чын күңелдән мөселман халкының изге бәйрәмнәренең берсе –  Корбан гаете белән тәбрик итәм!
Төрле милләт һәм дин вәкилләре үзара тату яшәгән шәһәребез тагын да чәчәк атсын, дуслык тагын да ныгысын, иманлы кешеләр саны артканнан артсын, ил-көннәребез имин торсын, табыннарыбыз бәйрәмчә һәрчак мул булсын.
Бәйрәм көнендә кылган догаларның кабул булуын, изге ниятләрнең һәм якты хыялларның тормышка ашуын, шәфкатьлелек хисләренең ташып торуын, йорт-җирләребезгә бәрәкәт иңүен теләп калам.
Корбан гаете мөбарәк булсын, һәммәбезгә көч-егәр, рух күтәренкелеге өстәсен, лаеклы эшләргә җилкендерсен, якты өметләр һәм җан тынычлыгы насыйп итсен, илаһи нур күңелләребезне һәм йөзләребезне балкытсын!
Сезгә сәламәтлек, бәхетле көннәр һәм бәйрәм шатлыгы телим.

Әүфәр Галиев,
«Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X