Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» директоры киләчәк бәйрәм белән тәбрик итә!

«Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты»нда эшләүче кадерле хатын-кызларыбыз!

Язның беренче бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан йөрәк түребездән чыккан ихлас котлауларыбызны кабул итеп алыгыз!

Җир йөзендәге иң кадерле нәрсәләр: туган йорт яктылыгы, өйдәге җылылык, мәхәббәт һәм тугрылык – хатын-кыз исеме белән бәйле. Сездән, кешелекнең гүзәл өлешеннән башка тормыш төссез һәм күңелсез булыр иде. Ир-атлар язмышында сез алыштыргысыз роль уйнап, һәрберебезнең тормышын илһам һәм аһәң белән тулыландырасыз. Көндәлек авырлыкларга карамастан, сез һәрвакыт, һәркайда эшчән, актив һәм гүзәл булып кала беләсез. Сез– безнең тормышның нигезе һәм таянычы!
Әлеге искиткеч бәйрәм сезнең өчен яз кояшының беренче нурлары, безнең ихлас күңелдән чыккан барлык эшләрегездә уңышлар, бәхет, нык сәламәтлек теләкләре, күңел кайнарлыгы белән җылынсын. 
Булганыгыз өчен рәхмәт! Өйләрегездә тынычлык һәм мәхәббәт хакимлек итсен. Яраткан һәм яратучы якын кешеләрегез яныгызда булсын. Алда әле тагын бик күп бәхетле язларны каршыларга язсын! 8 март белән!
 

Әүфәр Галиев,
«Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» акционерлык җәмгыятенең 
генераль директоры

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев