Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты быелның гыйнварыннан "Колыбель" Яшел Үзән приюты өстеннән шефлык алды

Анда авыр тормыш хәлендә калган авырлы хатын-кызлар һәм сабый балалар яши.

Үзәкне ЗМК һәр көнне бушлай бөтен кирәкле продукция: атланмай, сөт, каймак, эремчек һәм йогуртлар белән тәэмин итә.
Бүген Яшел Үзән “Колыбель” приютында 13 кеше - 1,5 айдан 7 яшькә кадәрге 7 бала һәм 5 хатын-кыз яши.
Комбинат "Колыбель" Казан приютына узган елның сентябреннән бирле ярдәм итә башлаган. Ә Яңа елга предприятие приютта яшәүче балалар өчен чын бәйрәм оештырды.

- Битараф булмаганнары һәм ярдәм иткәннәре өчен оешмага зур рәхмәт! Бездәге әниләр һәм балалар ЗМК сөт продукциясен бик яраталар. Бу безнең өчен зур ярдәм, - дип билгеләде “Колыбель” приюты администраторы Мелания Апраксина.



Моннан тыш, Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты Татарстанның медицина, социаль һәм хәйрия учреждениеләренә актив ярдәм күрсәтә.

Бүләкләрне Яшел Үзән районының тәрбиягә бала алган гаиләләре, Татарстанның балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, "Ярдэм" фонды тәрбияләнүчеләре, Яшел Үзән бала тудыру йорты һәм хатын-кызлар консультацияләре хезмәткәрләре, Казанның балалар ковид госпитале хезмәткәрләре, РКБ һәм Яшел Үзән ҮРХнең вакытлы йогышлы хастаханәсе хезмәткәрләре, Казан, Яшел Үзән, Чистай һәм Буа балалар бакчалары хезмәткәрләре, ДРКБ онкогематология бүлеге һәм Анжела Вавилова исемендәге Казан хосписы пациентлары алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X