Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән шәһәр төзелеше советында яңа проектлар тәкъдим ителде

Горький исемендәге мәдәни үзәктә шәһәр төзелеше советының утырышы узды.

Анда торак, дини объектлар салыну һәм территорияләрне төзекләндерүгә дә кагылышлы сораулар туды.

- Кыш дәвамында архитекторларга тагын да җентеклерәк эш башкарырга, бөтен концепцияне, перспективаларны карарга тәкъдим итәм. Иҗтимагый тыңлаулар уздырырга мөмкин. Проектларны без хуплыйбыз, ләкин аны эшләп бетерергә кирәк, - дип ассызыклады шәһәр мэры Михаил Афанасьев.

Тагын бер мөһим проект - Энгельс һәм Комсомольская (элеккеге Рембыттехника) урамнары киселешендә территорияне төзү. Бу участок шәхси милектә, хәзер монда биш катлы 25 фатирлы йорт төзергә планлаштыралар. Шәһәрнең баш агрономы Наталья Ячанова агачларны саклауны яклап чыкты. Михаил Афанасьев проектлаучыларга проект адресына килгән кисәтүләрне һәм тәкъдимнәрне исәпкә алырга кушты.

Тулырак язманы газетабыздан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев