Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы Советлар Союзы Герое Хәлил Хәйруллин бюстын җимергән балаларның ата-аналарын җаваплылыкка тартырга ниятли

Исегезгә төшерәбез, элегрәк прокуратура әлеге факт буенча тикшерү оештырган иде. Вандализм турында җинаять эше кузгатылды.

Тиздән хокук саклау органнары вакыйгага катнашы булган кешеләрне ачыклады. Алар 8 яшьлек ике малай булып чыкты. Ачыкланганча, мәктәп укучылары Күгәй авылына берсе Башкортстаннан, икенчесе Яшел Үзәннән әбиләре янына кайткан. Икесе дә имин гаиләләрдә тәрбияләнә һәм профилактик исәптә тормый. Закон буенча җинаять җаваплылыгына 16 яшькә җиткән затлар гына тартыла ала. Бу әлбәттә, исәпкә алыначак.

Шуннан соң прокуратура ата-ананың яисә кече яшьтәге хокук бозучыларның законлы вәкиленең бурычларын тиешле төстә үтәвенә үз бәясен бирәчәк.
Моннан тыш, күзәтчелек ведомствосы һәйкәлне җирле хакимият тарафыннан саклау һәм аны тиешле хәлдә тоту чараларының үз вакытында һәм тулы рәвештә үтәлүен тикшерәчәк.
Нигез булган очракта прокурор чаралары күреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев