Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән шәһәр мохите сыйфаты буенча 52 нче урында

2018 ел нәтиҗәләре буенча, Россия шәһәрләренең шәһәр мохите сыйфаты индексына Татарстанның 24 шәһәре кергән. Исегезгә төшерәбез, Казан Россиянең эре шәһәрләре арасында шәһәр тирәлегенең сыйфаты буенча дүртенче урынны алды.

Шартлы рәвештә, уңайлы климаты булган эре шәһәрләр төркеменә Яр Чаллы (15 нче урын) эләккән. Зур шәһәрләр исемлегенә Әлмәт (15 нче урын) һәм Түбән Кама (40 нчы урын), ә урта калаларга - Бөгелмә (14 нче урын), Алабуга (34 нче урын), Лениногорск (40 нчы урын), Чистай (50 нче урын) һәм Яшел Үзән (52 нче урын) кергән.
Шулай ук индекска Зәй, Азнакай, Нурлат, Мамадыш, Менделеевск, Баулы, Арча, Кукмара, Минзәлә, Тәтеш, Әгерҗе, Буа, Болгар, Лаеш та эләккән.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, шартлы рәвештә уңайлы климаттагы Кече шәһәрләр арасында Иннополис шәһәр тирәлеге сыйфаты буенча 1 нче урынны алды.
Чыганак : https://realnoevremya.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев