Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Яшел Үзән” шоферы – мактаулы донор

Безнең редакциядә, хатын-кыз коллективында, Петр бердәнбер һәм алыштыргысыз коллегабыз – Россиянең мактаулы кан тапшыручысы да.

“Яшел Үзән” редакциясенә килеп-китеп йөргән кеше яхшы белә: Петр Писарев озак еллар инде редакциябезнең уң кулы. Кайбер көннәрдә юлга чыгасы булмаса да, ул иртәдән, сигез тулганчы ук редакциядә.

– Эшлим дисәң, эш табыла ул, – ди Петр. – Кыш көне журналистларыма юл ачып, карларны чистартып куям. Җәй җитсә, редакция янында үсүче алмагачларыма су сибәсем бар. Кызларыбыз чәчәкләр утыртты, алар да сусыз яши алмый. Гомумән, татар редакциясендә эшләвемә мин чиксез бәхетле кеше! Кызларга рәхмәт, бик игътибарлы алар миңа.

Машинасыз журналист - журналист түгел инде ул, хәзер транспортсыз берничек тә булмый. Шуңа күрә, Петр Гурьевичның машинасы һәрвакыт төзек һәм теләсә кайсы минутта юлга кузгалырга әзер. Хәер, шоферыбызны авыл кешесе дә яхшы белә. Чөнки без һәрчак бергә һәм “Яшел Үзән”дә хезмәт итүенә дә быел 20 ел була икән инде.

Петр Писарев милләте буенча – мари. Шулай булса да, гел татарлардан гына торган коллективта ул үз кеше. Ике дистә елдан бирле татар телен дә аңлый башлады инде. Без аның белән телебезне вата-җимерә урысча түгел, ә ана телебездә рәхәтләнеп сөйләшәбез. Сүздән генә түгел, ә күз карашыннан да бер-беребезне аңларга өйрәнеп беттек бугай. Дус, тату коллективта бу шулай булырга тиеш тә.

Юлга чыгасыбыз булса, безнең җаныбыз тыныч, чөнки Петр бервакытта да соңга калып йөрми, бик пунктуаль. Бүгенге көндә машина йөртүчеләрнең күбесе алын-артын карамый ашыкканда, безнең Петр юл аша чыгып барган песине дә уздыра һәм “тише едешь – дальше будешь” дигән әйтем аның девизы дисәң дә була. Акрын кыймылдавына кайчак ачуыбыз чыкса да, безнең иминлегебезне кайгырта бит ул, дип авызыбызны йомабыз.

Машинасын гына түгел, үзен дә нык кайгыртып яши шоферыбыз. Сәламәт яшәү рәвешен алып бара, бервакытта да авырмый. Шуңа күрә, ул тапшырган кан да югары сыйфатлы. Менә инде 16 ел Петр Писарев кан тапшыру кебек игелекле эш белән шөгыльләнә. Кан үзәгеннән чакыру килә икән, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ул юлга чыгарга әзер. Чөнки авыруларны дарулар белән генә дәвалап булмаган очраклар да бик күп. Россиянең Мактаулы доноры ул. Хөкүмәт тә кан тапшыручыларны кайбер ташламалар белән үсендерә. Елга бер тапкыр 15 мең сум акча бирелә. Табиблар һәрвакыт күзәтеп тора. Шуңа күрә, Петр больничныйның нәрсә икәнен дә белми.

Кешеләр гомерен саклап калучыларга орден-медальләр дә кирәкми. Алар өчен авыруларның яшәве, рәхмәт тулы күзләре - иң зур бүләк.
Редакциябез белән, инде лаеклы ялдагы Петрны күз карасы кебек кадерлибез, ул безнең хатын-кызлар коллективында, “җеннәр ияләшмәскә” бердәнбер ир заты. Алга таба да авыллар арасында исән-имин җилдерергә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

210

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев