Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән сандугачы «Татар моңы» җиңүчесе

Казанда «Пирамида» күңел ачу үзәгенең концертлар залында IX «Татар моңы» халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының гала-концерты зур күтәренкелек белән узды. Татар моңын, татар җырын яратучылар белән зал шыгрым тулы иде.

Җыр фестиваленең географиясе елдан-ел киңәя. Яшь башкаручылар Башкортстан, Үзбәкстан, Кытай, Кыргызстан, Санкт-Петербург һәм башка төбәкләрдән килеп, көч сынашты. Бәйге өч турда оештырылды, ә гала-концертка иң көчлеләр үзләренең чыгышларын тәкъдим итте.
Быелгы «Татар моңы»ның үзенчәлеге – яшь башкаручылар белән бер сәхнәдә танылган артистлар Фердинанд Сәлахов, Филүс Каһиров, Айгөл Бариева, Зөлфия Шакирова, Әсхәт Хисмәтов чыгышлары яңгырады.
Яшел Үзәнебез горурлыгы, моңлы сандугачы Гүзәл Җиһаншина иң катлаулы академик вокал номинациясендә катнашып, «Наемщик» драмасыннан Гөлйөзем ариясен искиткеч зур һөнәри осталык белән башкарды. Гүзәл Нәҗип Җиһанов исемендәге консерваторияне тәмамлап, укуын аспирантурада дәвам итә. Ул II дәрәҗәдә лауреат дипломы белән бүләкләнде. Гүзәл кабатланмас тавышы, тыйнаклыгы, сөйкемлелеге, концерт костюмнарын сайлавы белән чын татар кызы образы тудырып, тамашачы мәхәббәтен казанды. Өметле, яшь җырчы якташыбызны җиңүе белән тәбрик итәбез. Яңа үрләр, зур уңышлар белән һәрвакыт яшел үзәнлеләрне  шатландырып торуын телибез.
Татар җыры һәм моңы белән башка милләт халыклары да кызыксына икән. «Яшел Үзән» газетасының беренче мөхәррире, татар җанлы коллегам Луиза Кашапова үз шәкертләрен дә алып килгән. Луиза ханым хәзерге көндә Казанда рус милләтеннән булган өлкәннәргә татар телен өйрәтә. Куанып: «Менә карагыз әле бу ханым татарча бик яхшы сөйләшә», – дип шатлыгы белән уртаклашты. Әйе, җыр, моң дигәндә милләтләргә бүленеш юк ул. Яшәсен татар моңы! Яңадан-яңа талантлар белән тулыландырып, ургып-ургып акса иде, Амин.

Мәдинә Әдиятуллина.
Яшел Үзән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татар моңы