Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән Россиянең уңышлы моношәһәрләренең берсе дип танылды

Бүген видеоконференция режимында моношәһәрләрне тотрыклы үстерү буенча Эксперт советы утырышы булды.

Очрашу темасы - Россия моношәһәрләренә карата дәүләт сәясәтенең торышы һәм перспективалары. Онлайн очрашуны Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина алып барды.


Яшел Үзән конференциясендә район башлыгы Михаил Афанасьев, шулай ук башкарма комитет хезмәткәрләре катнашты. Очрашу барышында РФ Икътисади үсеш министрлыгының Региональ үсеш департаменты директоры урынбасары Сергей Литвяков хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Россиянең 321 моношәһәреннән 89 социаль-икътисадый үсеше алдан баручы территория статусына ия. АСИҮТндә 842 резидент теркәлгән, 35 мең эш урыны булдырылган һәм 86 млрд тан артык инвестицияләр җәлеп ителгән.

Шулай ук Сергей Литвяков Яшел Үзәнне бик яхшы динамикалы моношәһәр буларак билгеләде.

- Кичә, Яшел Үзән ТОСЭР статусын алуга, 3 ел булды . Эш урыннары динамикасы тәэсирләндергеч - 100 мең халкы булган шәһәр өчен 1895 эш урыны булдырылган. Бу бик зур нәтиҗә, ул нәкъ менә АСИҮТның нәтиҗәлелеген күрсәтә. Мондый мисаллар булганда, Россия Хөкүмәте дәрәҗәсендә без әлеге инструментның кирәклеге турында сөйли алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев