Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районының Октябрьский поселогында 4 млрд сумга яңа торак комплексы барлыкка киләчәк

Татарстанның Яшел Үзән районының Октябрьский поселогында яңа «Залив» торак комплексы сафка басачак. Проект буенча фикер алышу Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашында узды.

Яңа аз катлы йортлар, ә алар ике, өч, дүрт һәм биш катлы булачак, "Юдинский" кошчылык комплексының элеккеге филиалы урынында төзеләчәк. Гомуми мәйдан 78 мең кв. метр тәшкил итәчәк, инвестицияләр күләме - 4 млрд. сум. Анда 3 меңнән артык кеше яши алачак.

Торак комплексы экологик чиста районда урнашачак - янәшәдә урман массивлары һәм су объектлары урнашкан, шул ук вакытта моннан Казанга - нибары 15 чакрым.

Эшчеләр элеккеге кошчылык фабрикасы биналарыннан территорияне чистартырга керешкәннәр инде, ә 2022 елда йортлар төзелеше башланачак. Тулаем алганда, программа ике елга исәпләнгән - 2024 елда яңа фатир хуҗалары үз фатирларына керә алачак.

ТКда күпфункцияле үзәк, социаль объектлар, балалар һәм спорт мәйданчыклары төзү каралган, “Машинасыз ишегалды” булдырылачак, юлларны яңарту планлаштырыла.

"Проект бик яхшы, кызыклы, йортлар экологик чиста районда урнашачак, бу матур җирлеккә яхшы туры киләчәк. Янәшәдә урман, Идел», - дип билгеләп үтте Михаил Афанасьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев