Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районының ике авылы су басу зонасыннан коткарылды

Элек Норлат һәм Олы Ходяшево авылларын һәр язны су басканлыктан җирле гидротехник корылмаларга капиталь ремонт кирәк булды.

Яшел Үзән районының Норлат һәм Олы Ходяшево авылларында яшәүче меңгә якын кеше су басудан котылды. Бу хакта Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Элек ике торак пунктны һәр язны су басканлыктан җирле гидротехник корылмаларга капиталь ремонт кирәк булды. Эшләр ГТС ремонты буенча федераль программа ярдәмендә башкарыла. Хәзерге вакытта алар тәмамланды диярлек.

Бүгенге көндә Норлатта гидротехник корылманың су үткәрү төеннәренә капиталь ремонт ясалган. Булдырылмый калган зыян 35,5 млн сум тәшкил иткән. Су басу зонасыннан йөз кеше булган 70 торак йорт, шулай ук газүткәргеч, электр тапшыру линияләре, кибет, административ бина, мөгезле эре терлек фермасы чыгарылган. Төзелеш-монтаж эшләре 12,9 млн сумлык башкарылган.

Олы Ходяшевода элегрәк 802 кеше, газүткәргеч, электр тапшыру линияләре, автоюл, социаль инфраструктура объектлары зыян күргән.
«2012-2020 елларда Россия су хуҗалыгы комплексын үстерү» федераль максатчан программасы кысаларында төзелеш – монтаж эшләренә 32,7 млн сум бүлеп бирелгән.

Объектта төп су үткәрү узелларын гидротехник корылмаларны монтажлау буенча эшләр башкарылган. Булдырылмый калган зыян 83,8 млн сум белән исәпләнгән.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев