Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында законсыз балык тоту буенча тикшерү бара

Татарстанда полиция хезмәткәрләре, росгвардиячеләр һәм ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Идел, Кама һәм Казансу акваторияләрендә законсыз балык тотуны ачыклау буенча рейдлар үткәрә.

Патрульлек барышында браконьерны тоткарлыйлар. ТР Росгвардиясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Яшел Үзән районының Карамалы Тау янында ятьмә белән браконьер тотыла. Хокук бозучының табышы 30 данә (экземпляр) тәшкил итә, аның гамәлләре "Су биологик ресурсларын законсыз чыгару (тоту) " җинаять маддәсенә эләгә. Җәза сыйфатында аңа 300 мең сумга кадәр штраф яки 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Ятьмәләрне браконьердан алганнар, законсыз рәвештә табылган балыкны ихтиологик тикшеренүгә җибәргәннәр. Моннан тыш, рейд кысаларында балык тоту кагыйдәләрен бозуның 25 очрагы ачыкланган һәм туктатылган. Балыкчыларга административ беркетмәләр төзелгән. Алга таба тикшерүләр үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев