Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында яшәүче Сәлимә Зарипова 100 яшьлек юбилеен билгеләде

Бөек Җиңү көне алдыннан Норлат авылында яшәүче Зарипова Сәлимә Зарип кызы бер гасырлык юбилеен каршы алды.

Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатынын котларга Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы урынбасары Николай Бызин, Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров килде.



- Чын күңелдән сезгә сәламәтлек, бәхет, тыныч тормыш һәм якыннарыгызның кайгыртуын тоеп яшәвегезне телибез һәм, әлбәттә, якынлашып килүче Җиңү көне белән котлыйбыз! – дип кунаклар юбилярга Россия Президенты Владимир Путин, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм район башлыгы Михаил Афанасьевтан бүләкләр һәм бәйрәм открыткалары тапшырды.



Сәлимә әбине без дә юбилее белән ихластан котлыйбыз. Тыныч тормыш насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X