Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында яңа мәктәп автобуслары йөри башлаячак

Михаил Афанасьев @mikhail.afanasyev118 ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов @pressa.president.rt. катнашында яңа автобуслар ачкычларын тапшыру тантанасында катнашты.

Яшел Үзән районына өч 28 урынлы автобус тапшырылды. Яшел Үзән районы мәгариф идарәсендә хәбәр итүләренчә, автобуслар ноябрь уртасында маршрутларга чыгачак.

Барлык автобуслар да «Глонасс +112» системасы белән җиһазландырылган һәм балаларны йөртү өлкәсендә барлык куркынычсызлык таләпләренә җавап бирәләр.

120 автобус алу мөмкинлеге Татарстанда федераль программа ярдәмендә барлыкка килде, кичә аларның 70ен районнарга тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X