Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов булды

Аны район җитәкчесе Михаил Афанасьев озатып йөрде.

Алар бергәләп Васильево бистәсендә төзелә торган чистарту корылмаларында булдылар. Фәрит Хәнифов эш барышы белән танышты һәм агымдагы мәсьәләләр буенча киңәшмә уздырды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзер чистарту корылмалары Яшел Үзән районының өч торак пунктында - Васильево, Карамалы Тау һәм Октябрьскийда төзелә, гомуми суммасы 1,1 млрд. сумга якын.

Шулай ук, Михаил Афанасьев һәм Фәрит Хәнифов Яшел Үзән шәһәре портында, “Алтын утрау” ААҖ мәйданчыгында булдылар, ул руда булмаган материалларны эшкәртү һәм классификацияләү белән шөгыльләнә.

Министрга предприятиенең эшчәнлеге турында сөйләделәр һәм Австриядә җитештерелгән табигый ташны эшкәртү буенча яңа комплекс эшен күрсәттеләр. Фәрит Хәнифов “Алтын утрау” ААҖнең уңышлы эшләвен билгеләп үтте һәм биредә җитештерелә торган продукцияне республика буенча төзелеш объектларында кулланырга мөмкин булыр дигән ышаныч белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев