Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында "Раифа урманы – могҗизалар төбәге" республика иҗади эшләр конкурсы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр

Тантана 11 гыйнвар көнне Раифа авыл җирлегендә узды. Конкурста Татарстаннан, Чуваш Республикасыннан һәм Башкортстаннан 100 яшь һәм өлкән рәссам катнашты.

Бүләкләү көнендә Бело-Безводное авылы китапханәсенә Казан, Яшел Үзән, Осиново, Васильево, Әйшә, Бишнә, Зур Ключи авылларыннан кунаклар килде.

Ике номинациядә җиңүче 7 кеше Раифа авыл җирлеге башлыгы Илсур Нуриевтан диплом һәм акчалата премияләр алды.

"Монастырь" номинациясендә 3 җиңүче Раифа монастыре настоятеле Гавриил атакай премияләренә лаек булды.

Конкурсның 16 призерына Идел-Кама тыюлыгы, Раифа монастыре һәм Бело-Безводня китапханәсеннән истәлекле һәм татлы бүләкләр тапшырылды.

Конкурсның оештыручылары - Раифа авыл җирлеге башкарма комитеты, Идел-Кама тыюлыгы һәм Яшел Үзән районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы тарафыннан 12 педагог Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев