Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында нефть һәм нефть продуктларын түгүгә бәйле гадәттән тыш хәлнең нәтиҗәләрен бетерү мәсьәләләре буенча команда-штаб өйрәнүләре узды

Алар Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча идарәсе башлыгы Вячеслав Долганов һәм 8нче эзләү - коткару отряды башлыгы Зөфәр Хәлиуллин җитәкчелегендә «Связь Петролеум» ҖЧҖ территориясендә һәм Идел елгасы акваториясендә узды.

Өйрәнү районның Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе, ГО хезмәте, «РегионСпас» ҖЧҖ оешмасын һәм һөнәри һәлакәттән коткару формированиеләрен җәлеп итеп, нефть продуктларын агызу нәтиҗәләрен практик яктан эшкәртеп бетерү белән үткәрелде. Барлык уку максатлары үтәлде, - дип хәбәр итә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Яшел Үзән районы идарәсендә.

Укуга барлыгы 82 кеше һәм 14 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев