Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында җәмәгать мунчасы ачылды

Мунчада ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым зал бар, шунда ук сауна һәм парлану бүлмәсе дә урнашкан.

Яшел Үзән районының Осиново авылында яңа җәмәгать мунчасы ачылды. Мунчада ир-атлар һәм хатын-кызлар залы бар. Һәр залга 20 кеше сыя. Монда сауна һәм парлану бүлмәсе, киенү-чишенү өчен ачкычка бикләнә торган уңайлы шкафлар да бар.

Киләчәктә кафетерий ачу да планлаштырыла. Мунча кереп чыкканнан соң, чәй яки соклар эчәргә мөмкин булачак.

Бу комплекска  халык арасында ихтыяҗ булыр, дип ышана Осиново авыл җирлеге башлыгы Альберт Сәлимов. Мунчадагы бәяләр төрле катлам кешеләре өчен дә кулай.

Мәгълүмат «Татар-информ» агентлыгыннан алынды.

Фото: «Новости Зеленодольска»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X