Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында көзге-кышкы чорда сулыкларда иминлек буенча рейд узды

Район сулыклары чак кына боз белән каплануга карамастан, кышын балык тотарга яратучылар "маҗаралар эзләүгә" тотынды.

Яшел Үзән районында көзге боз кату вакытында тәртип бозучыларны ачыклау буенча чираттагы рейд узды. Патрульлек итү районы -Идел елгасы күпереннән Гөбенәгә кадәр.

Татарстан буенча Россия ГТХМ ГИМС Яшел Үзән бүлеге хезмәткәрләре, җирле коткару җәмгыяте (ОСВОД), җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү бүлеге һәм административ-техник инспекция әгъзалары составындагы патруль төркеме район халкына юка бозның куркыныч булуы турында искә төшерделәр.

- Беркайчан да батмадым, минем интуиция, - дип елмаеп җавап бирә балыкчы, авыр киемнәрдә һәм боздан барганда, аяк астында чатнаган тавыш ишетелә.
Шул ук вакытта Зөядә боз калынлыгы 5-6 см.га якын, Идел култыкларында, урыны белән 1-2 см. га җитә.

-Бозлы суга егылып, кире чыкмас өчен ярты-ике минут вакыт җитә. Барыгызны да үз-үзебезгә һәм якыннарыбызга максималь игътибарлы булырга чакырабыз, - диде ГИМС Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Сергей Евсеев.

7 сантиметрдан кимрәк булган бозга чыгу өчен 1,5 меңнән ике мең сумга кадәр штраф салына. Бүген генә дә ТР КоАП 3.10 статьясы буенча өч беркетмә төзелде, 16 әңгәмә үткәрелде һәм 28 профилактик белешмәлек таратылды.

Рейдлар куркынычсызлык нормаларына туры килә торган каты боз катламы барлыкка килгәнчегә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев