Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында «Красный Восток Агро» тәүлегенә 100 тонна сөт җитештерергә уйлый ⠀

Бүген Яшел Үзән районы җитәкчесе Михаил Афанасьев “Красный Восток” ҖЧҖ генераль директоры Адель Хәйруллин белән очрашты.

Очрашу мәйданы итеп Татар Әҗәле мегафермасы сайланды. Алар терлек азыгы әзерләүнең һәм сенаж салуның барышы белән танышты, шулай ук терлекчелек комплексын карады.
Михаил Афанасьев һәм Адель Хәйруллин Яшел Үзән районында агрохолдингның эшчәнлеген үстерү, мегафермаларны модернизацияләү һәм җиһазларны яңарту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Районда «Красный Восток Агро» комплекслары алдында тәүлеккә 100 тонна сөт җитештерү бурычы тора.

Михаил Афанасьев билгеләп үткәнчә, ул тормышка ашарлык, агрохолдингның бөтен куәте бар. Адель Хәйруллин «Красный Восток Агро» үзгәрешләрдән курыкмый, барлык кирәкле эшләр башкарылачак, дип өстәде.
Бу хакта район Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев