Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында концертлар гөрли

Бу көннәрдә республика районнарында Татарстанның сәнгать йолдызлары, танылган җырчылар, бию коллективлары халыкка концерт күрсәтә.

15 февральдә старт алган гастрольләр 15 мартка кадәр дәвам итәчәк. Әлеге чаралар ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан 18 март Россия Президенты сайлауларына әзерлек кысаларында оештырыла.
Яшел Үзән районының Васильево бистәсе мәдәният йортына Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармония солистлары Зөлфирә Шәйдуллина, Роберт Ямгуров, “Казан кичләре” бию ансамбле һәм башка йолдызлар чыгыш ясады.
-Минемчә, һәркем сайлаудап катнашып, үзенең гражданлык бурычын үтәргә тиеш, - дип сөйли яшь җырчы Зөлфирә Шәйдуллина. – Президентның иң яхшысын сайларга кирәк. Һәм моны халык үзе хәл итәчәк.
-Безнең иртәгесе көнебез, балаларыбызның, оныкларыбызның киләчәге үзебезнең кулларда, - дип дәвам итә ТР халык артисты Зөһрә Шәрифуллина. – Без, һичшиксез, лаеклыны сайларга тиеш. Һәм 18 март бәйрәм көненә тиң булсын.
Осиново бистәсендә урнашкан мәдәният йортында исә “Болгар кызлары” төркеме, Салават Табаев, Вильямс Әхмәдуллин чыгышлары көтеп алынды. Карамалы Тауда яшәүчеләргә исә шул ук артистлар күтәренке кәеф бүләк итте. Әлеге концертларның барысы да бушлай һәм бәйрәм көннәрендә халык рәхәтләнеп ял итте.

Фото: Нижневязовской ДК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Концерт мастеров искусств Татарстана