Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү дәвам итә

Ул 25 июньдә башланган иде һәм райондашларыбыз беренче көннәрдән үк гражданлык хокукын үтәде.

Безнең районда 125 меңнән артык кеше РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертүгә карата үз фикерләрен белдерү хокукына ия. Тавыш бирүдә 96 участок сайлау комиссиясе катнаша.

Бүген тавыш бирүнең соңгы көне һәм авыллардагы участокларга халык, һәрвакыттагыча, иртәдән үк килде. Ә кемнең анда барырга мөмкинлеге юк, сайлау комиссиясе әгъзалары өйләренә килә.

- Эшебезне иртән эшләп куясы инде, кызым, - дип уртаклаша Мәрьям апа. - Инстаграмыгызда дөрес язган идегез - тавыш бирергә хокукыбыз бар, аны ничек тә булса кулланырга кирәк. Шуңа картым белән иртүк килдек участокка.

Сайлау участокларында имин шартлар тудырылган. Барлык участокларда тәртипне полиция хезмәткәрләре тәэмин итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев