Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында халыкка хәбәр итү системасын тикшерәчәкләр

Сирена-сөйләм хәбәр итү системасы җайланмаларын һәм электросиреналарны эшләтү буенча планлы тикшерү 2 октябрьдә 9.30 сәгатьтән 10.30 сәгатькә кадәр Яшел Үзәндә, шулай ук, Васильево бистәсендә, Карамалы Тау, Норлат, Рус Әҗәле, Новопольск, Раифа, Мулла Иле авыл җирлекләрендә гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия штаб күнегүләре кысаларында узачак.

Шәһәр һәм районда урнашкан сөйләм-сирена җайланмалары Яшел Үзән районының бердәм дежур деспетчерлык хезмәте (ЕДДС) бинасыннан: «Игътибар! Халыкка хәбәр итү системасын тикшерү үткәрелә" тексты белән автомат рәвештә эшләтеләчәк.

1 октябрьдә халыкка Мегафон, Билайн, МТС һәм Теле2 кәрәзле элемтә операторлары аша тикшерү турында мәгълүмат җиткереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев