Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында җитди юл һәлакәтләре теркәлгән

338 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган. 45ендә матди зыян килгән. 4сендә кешеләр имгәнгән. 12 машина йөртүче исерек  килеш тотылган. Штрафын түләмәгән өчен 4 машина йөртүчене тоткарлаганнар. Шуларның 1 сенә штраф салынган. 

  •  Озерная урамында «Киа Рио» автомобилен йөртүче 65 яшьлек ир җәяүлеләр чыга торган урында автобусның уң ягыннан килеп чыккан 21 яшьлек кызны бәрдергән. Җәяүле тән җәрәхәтләре алган.

 Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлында «ВАЗ-2114» автомобилен йөртүче  27 яшьлек ир, якынча мәгълүматларга караганда, тизлекне арттырган һәм ярашлы дистанция сайлый алмаган. Нәтиҗәдә, алдан юл җыештырып барган «КамАЗ»га бәрелгән. ДТП нәтиҗәсендә «ВАЗ» йөртүче үзе һәм тагын ике пассажиры дәваханәгә җибәрелгән.

  •  25 апрельдә Фрунзе урамының 17нче йорты янында «ОКА-111130» автомобилен йөртүче ишегалдында йөгереп йөрүче 15 яшьлек яшүсмерне бәрдергән һәм бу урыннан качып киткән. Бу вакыйга шаһитларының ЮХИДИ бүлегенә мөрәҗәгать итүләре сорала: Ленин урамы, 70нче йорт, 1нче кабинет, телефон – 4-13-49.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев