Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында, дүрт җиңел машина бәрелешү сәбәпле, ике кеше зыян күргән

Яшел Үзән районындагы трасса "Дэу Джентра", "Хендэ Солярис", "Тойота Королла" һәм "Хендэ Соната” бәрелешә.

Яшел Үзән районында дүрт автомобиль бәрелешкән, ике кеше зыян күргән. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

28 октябрьдә иртән, 112 бердәм ашыгыч ярдәм чакыру номерына Яшел Үзән районындагы трассада "Дэу Джентра", "Хендэ Солярис", "Тойота Королла" һәм Мәскәү номерлары булган "Хендэ Соната" бәрелешә.

Авария урынында 53нче бүлек янгын сүндерүчеләре, медицина һәм полиция хезмзткәрләре эшли. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре бәрелгән автоларның аккумуляторларын өзә һәм зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтә.

Юл-транспорт һәлакәтендә 28 яшьлек "Дэу" пассажир хатын-кызы һәм "Хендэ Солярис" йөртүчесе зыян күрә.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар

    Яшел Үзән

    0

    0

    Аллаһ үзе сакласын!!!

    Теги:

    2
    X