Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында чүп яндыру заводы өчен мәйдан кулланылышка тапшырылган

Бистә янындагы чүп яндыру заводы 2022 ел ахырында эшли башлаячак.

(Казан, 13 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Яшел Үзән районының Осиново бистәсе янындагы 10 гектар мәйдан чүп яндыру заводы төзү өчен кулланылышка тапшырылган. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында “АГК-1” ҖЧҖ генераль директоры Игорь Тимофеев әйтте.

“Чүп яндыру заводы төзү өчен администрация берничә мәйданны караган иде. Әмма әлеге урын иң кулае булып чыкты. Беренчедән, заводка чүп Казан, Яшел Үзән һәм Татарстанның көнбатыш районнарыннан киләчәк. Димәк, бу – урта нокта. Икенчедән, әлеге урын федераль трассаларга якын. Өченчедән, электр челтәрләре, су канализацияләре дә якында урнашкан. Чүп килү ташкыны һәм инженер коммуникацияләре җәһәтеннән Осиново – завод төзү өчен иң яхшы урын”, – диде Тимофеев.

Журналистларның: “Димәк, чүп яндыру заводы Осиновода төзеләчәк дигән карар кабул ителгән?” дигән соравына Игорь Тимофеев:

“Әйе, мәйдан бүгенге көндә кулланылышка тапшырылган”, - дип җаваплады.

Аның сүзләренчә, чүп яндыру заводы төзү өчен 4 ел вакыт кирәк. Татарстанда бердәнбер чүп яндыру заводы үз эшен 2022 ел ахырында башлаячак.

“Бу вакыт эчендә Татарстан халкының тормыш шартлары яхшырыр һәм чүп күбрәк җыелыр”, – дип тә өстәде генераль директор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольский район Осиново мусоросжигательный завод