Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак

Шимбә көнне, 10 апрельдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы халыкны ярминкәләргә кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга чакыра. Алар Яшел Үзән районында да узачак.

Халык ит, казылык продукциясе, төрле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчә, бал, шикәр, он, ярмалар һәм Татарстан муниципаль районнарыннан арзан бәяләрдән китерелгән башка фермер продукциясен сатып ала алачак.

Исегезгә төшерәбез, язгы ярминкәләр 13 мартта эшли башлады һәм 24 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Төрле мәйданчыкларда ассортиментның үз үзенчәлекләре бар һәм халыкның ихтыяҗларын исәпкә алып төзелгән.

Яшел Үзән районында авыл хуҗалыгы ярминкәләре "Яңа Тура" сәүдә-ярминкә комплексында һәм Осиново авылының «Радужный» сәүдә үзәгендә уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X