Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында булган һәлакәттә бала үлгән

26 августта Яшел Үзән районы ГЛОНАСС+112 бердәм диспетчерлык хезмәтенә 10.55 сәгатьтә М-7 трассасында, Исак авылына якын юлда, авария булу турында хәбәр килә.

“Форд Фокус” автомобиле белән “Скания йөк машинасы бәрелешә. Һәлакәттә бала зыян күрә, кысылучылар булмый, шуңа да коткаручылар чакырылмый.
12.15 сәгатьтә зыян күргән баланың үлүе турында хәбәр килә.
ГИБДД хезмәткәрләре мәгълүматлары буенча “Скания” йөк машинасы йөртүчесе (Магнитогорск шәһәреннән), Уфа-Мәскәү юнәлешендә бара торган була, дистанцияне сакламый, алда барган “Форд Фокус”ка килеп бәрелә. Анда Казан кешеләре – 29 яшьлек машина йөртүче, 26 яшьлек хатыны һәм яшь тә ике айлык кызлары креслода утырган була. Бала машина кырыена каты бәрелеп, вафат була. Үлүнең якынча сәбәбе – баш мие җәрәхәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев