Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында бакча йортында янгын вакытында хатын-кыз һәлак булган

3 май төнендә Яшел Үзән районының Атлашкино авылы янәшәсендәге урнашкан «Атлашкино-1А» бакчачылык ширкәтендә дача йорты януы турында хәбәр килеп ирешә.

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, агач бакча йорты һәм бүрәнә мунча ут белән капланган була. Янгынның гомуми мәйданы 32 кв. метр тәшкил итә. Янгынны бетергәннән соң, янган конструкцияләрне сүткән вакытта 79 яшьлек хатын-кызның гәүдәсе табылган.

Янгынның сәбәбе-электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев