Яшел Үзән районында канализация чокырына сыер төшеп киткән (ФОТО)
Кичә Яшел Үзән районының Әйшә бистәсендә бер сыер канализация чокырына төшкән.
Хайванны коткарырга гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килгән. Алар бер сәгать дәвамында, биш метр тирәнлеккә төшеп киткән сыерны кран-манипулятор ярдәмендә өскә чыгаралар. Мал исән-сау, аңа зыян килмәгән.
Чыганак - Интертат.ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев