Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында боз шартлаттылар

Ял көнне Гөбенә елгасында Рус Әҗәле авылы янында боз шартлаттылар. Башка елларда өстәмә рәвештә Татар Танае авылы янында да бозны шартлата торган булганнар. Быел бу эш таләп ителмәгән, чөнки күпер яны боздан үзе арчылган. - Елгаларда бозны шартлату - кирәкле эш, - дип сөйли бу уңайдан федераль янгын сагы хезмәтенең...

Ял көнне Гөбенә елгасында Рус Әҗәле авылы янында боз шартлаттылар.

Башка елларда өстәмә рәвештә Татар Танае авылы янында да бозны шартлата торган булганнар. Быел бу эш таләп ителмәгән, чөнки күпер яны боздан үзе арчылган.

- Елгаларда бозны шартлату - кирәкле эш, - дип сөйли бу уңайдан федераль янгын сагы хезмәтенең 8нче отряды матбугат хезмәткәре Резидә Йосыпова. - Боз тыгылып, якындагы авылларны да су басу куркынычы бар. Шуны истә тотып, МЧС хезмәткәрләре Ульяновск өлкәсеннән «Геофизика» ширкәте шартлатучылары белән бергә Гөбенә елгасында боз шартлатты. Бу эштә бөтен ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтләре - электриклар, газ, эчке эшләр бүлеге, янгын сагы хезмәткәрләре.

Быел елга буйларындагы авылларда яшәүчеләр ташуның тыныч узасына ышана. Узган язда Рус Әҗәле авылы янында хәл бик киеренке иде. Кар суы җыелып, суүткәргечләр аша уза алмыйча торак йортларны су басты. Быел андый хәл кабатланырга тиеш түгел кебек шулай да саклану чараларын алдан күрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X