Яшел Үзән районы Олы Яке авылында кеше батып үлгән
Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, 1 июньдә Татарстанда өч ир-ат батып үлгән. Фаҗига Алексеевск, Лаеш һәм Яшел Үзән районнарында булган.
Коткаручылар 11:25 сәгатьтә Алексеевск районы Кыр Шенталасы авылы тирәсендәге буадан 1979 елгы ир-атның, җирле кешеләр Лаеш районы Заячье күленнән 17:25 сәгатьтә 1963 елгы, ә Яшел Үзән районы Олы Яке авылы тирәсендәге буадан 18:25 сәгатьтә 2 нче зональ эзләү-коткару отрядының коткаручылары судан 1959 елгы ир-атның үле гәүдәсен тартып чыгара.
Материал интертат.ру сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев