Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы ТРда ЮНЕСКО @unescorussian объектлары саны буенча рекордчы булырга мөмкин

Энгельгардт исемендәге астрономик обсерваториядә Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, «Возрождение» республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова @ atyana_larionova_rt булды.

Яшел Үзән районы башлыгы белән бергә Татьяна Петровна фәнни комплексның бер бинасын карады, шулай ук обсерваторияне observatory_engelgardt ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә үткәрде.

- Эшнең күпчелеге, беренче чиратта, фәнни бергәлек белән, башкарылды инде. Без берничә халыкара очрашу, форумнар уздырдык, халыкара экспертларны, шул исәптән обсерватория җитәкчеләрен җәлеп иттек. Безнең өчен обсерваторияне Бөтендөнья мирас объектлары исемлегенә кертү өчен бәхәссез аргументлар китерү мөһим, - дип хәбәр итте Татьяна Ларионова.

Белгечләр фикеренчә, объектларның торышын өйрәнү белән бәйле бик күп сораулар бар. 2022 елның маена алдан экспертиза үткәрергә тиешләр.

- Яшел Үзән районында мәдәни мирас исемлегенә объектлар кертү тәҗрибәсе бар инде - ул Зөя утрау-шәһәрчеге. Ул Казан Кремленнән соң туристлар саны буенча икенче урында тора. Без бик горурланабыз һәм өметләнәбез, әгәр ЮНЕСКО исемлегенә Эндельгардт обсерваториясе эләксә, бу үсешнең яңа ноктасы булачак, бу яңа урын булачак, анда студентлар да, галимнәр дә, туристлар да, тулаем алганда, халык өчен плюслар гына булачак. Яңа мөмкинлекләр барлыкка киләчәк, һәм мин бу урын популяр булыр дип ышанам, - дип билгеләде Михаил Афанасьев @mikhail.afanasyev118

Бүгенге көндә республика территориясендә өч объект ЮНЕСКО канаты астында - Казан Кремле, Зөя һәм Болгар. Әгәр аларга дүртенче - обсерватория өстәлсә - Яшел Үзән районы Бөтендөнья мирас объектлары саны буенча рекордчы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев