Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы мәктәпләрендә азык-төлек блоклары 61,3 миллион сумга ремонтланган

Мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеген Михаил Афанасьев тикшерде.

 Яшел Үзән районы башлыгы 5, 7нче шәһәр мәктәпләре, Әйшә урта мәктәбе һәм 2нче Васильево мәктәбендә булды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, соңгысы танымаслык булып үзгәргән - монда күптән көтелгән капремонт үткәрелде.

- Уку процессында балаларыбызның туклануын оештыруга аерым игътибар бирергә кирәк: уңайлы шартлар, заманча дизайн, тулы техник җиһазлар. Вакытлар узу белән без шәһәр һәм районның калган мәктәпләрен колачларга тырышачакбыз - бу - беренче номерлы бурыч, - дип билгеләп үтте район башлыгы.

Яңартылган ашханә хезмәткәрләренең аеруча шатлыгы бар. Алар сүзләренчә, "элек" һәм "хәзер" арасындагы аерма шулкадәр зур ки, хәзер мәктәп туклану залы Татарстан башкаласының иң яхшы кафеларын хәтерләтә.

Азык-төлек блокларын ремонтлауның гомуми бәясе якынча 61,3 миллион сум тәшкил иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев