Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы мөхтәсибе Габделхәмит Зиннәтуллин Ураза гаете белән тәбрик итә!

Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Бисмилләһир-рахманир-рахим! Әссәләәмүгәлайкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!

Яшел Үзән шәһәре һәм  районы мөхтәсибәте һәм шәхсән үз исемемнән  Ураза гаете белән котлыйм!
Ураза ае тагын бер кат тормышта һәрберебезгә мәрхәмәтле һәм сабыр булырга кирәклеге турында искәртеп, Аллаһ Тәгалә тарафыннан   фарыз ителгән, әби-бабаларыбыз бик кадерләп саклаган һәм безгә җиткергән  рухи  мирасыбызга якынаю, Җир йөзендә игелекле эшләр башкару һәм әхлакый камилләшү юлында тагын бер адым алга атлау мөмкинлеге бирде. 
Аллаһы Тәгалә ай буе тоткан уразаларыбызны кабул кылсын. Кылган  гыйбадәтләребез, укыган тәравих намазларыбыз, кылган догаларыбыз, биргән сәдакаларыбыз һәм теләгән изге теләкләребез хакына ил-көннәребез тыныч, күгебез һәрчак аяз, табыннарыбыз мулдан булса иде. Бөек Раббыбыз күңелләребезне мәңгелек иман нуры белән нурландырсын! Адашып начар юлга эләккәннәр, һушларына килеп, ошбу дөньяга акыл күзе белән баксыннар өчен, Раббыбыз  аларны да үзенең рәхим-шәфкатеннән, ярдәменнән ташламасын иде! 
 Хөрмәтле яшел үзәнлеләр! Ураза бәйрәме  һәркемгә көч-куәт, илһам өстәп һәм игелекле гамәлләргә әйдәп, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык-куанычлар һәм якты өметләр алып килсен!
Ихлас күңелдән тынычлык, исәнлек-саулык һәм муллык телим! Киләсе гает бәйрәмнәрен дә шатланып, сау-сәламәт хәлдә, бергәләшеп каршыларга насыйп булсын! Амин!

Ихтирам һәм изге догалар белән, Яшел Үзән муниципаль районы мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев