Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы мөхтәсибе Габделхәмит Зиннәтуллин Ураза гаете белән котлый!

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Сезне чын йөрәктән Ураза бәйрәме белән котлыйм!

Бу бәйрәмнең нигезендә игелек, шәфкатьлелек, якыннарың турында кайгыртучанлык кебек гомумкешелек кыйммәтләре ята. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәдисендәге үлемсез сүзләр аның бөтен тирәнлеген ачып сала: «Һәр игелекле гамәл – сәдака ул». Исламның һәм башка төп дөньяви диннәрнең асылын тәшкил итүче бу какшамас хакыйкать бүген аеруча әһәмияткә ия. Чөнки нинди дингә табынуына һәм кайсы милләттән булуына карамастан, кешегә мәхәббәт, төрле халык вәкилләре мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен хөрмәт итү генә тынычлык һәм иминлекне гарантия­ли ала.
Яшел Үзән мөселманнары килә­чәктә дә толерантлыкның һәм тәкъвалыкның лаеклы үрнәге булыр, этноконфессиональ аралашуны һәм туган республикабызны үстерүгә зур өлеш кертер, дип ышанам.
Хөрмәтле дин кардәшләрем! Ураза бәйрәме һәркемгә көч-куәт, илһам өстәсен, игелекле эшләргә һәм гамәлләргә әйдәсен, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык һәм якты өметләр алып килсен!
Ихлас күңелдән тынычлык, исәнлек-саулык һәм муллык телим!

Габделхәмит Зиннәтуллин,
район мөхтәсибе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ислам нуры Рамазан ае ураза священный месяц месяц Рамадан гает намазы Великий праздник мусульман Ураза гаете