Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы халкы игътибарына!

Хокук саклау органнары эше көчәйтелән, патрульлек алып барыла.

Сездән аңлы булуыгызны һәм Татарстанда кертелгән үзизоляция режимын бозмавыгызны сорыйбыз. Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, оператив штабның кайнар линиясенә урамнарда махсус санитар-эпидемиологик режим чорында халык күп булуына борчылган кешеләрдән шалтыратулар килә. 
 
Рөстәм Миңнеханов республика шәһәрләрен тиешле хезмәтләр белән патрульләүне көчәйтергә кушты. 
 
Яшел Үзән урамнары буйлап полиция, Росгвардия һәм ППС хезмәткәрләре кизү тора. 
 
Бик дөрес карар. Мине дә туктаттылар, тик мин үз паспортымны күрсәттем һәм якындагы даруханәгә барганымны әйттем. Әмма шәһәрдә мәш киләләр. Әниләр белән балалар күл буенда төркем-төркем булып йөриләр, яшьләр, элеккеге кебек үк, җыелалар һәм күңел ачалар. Ничек инде алай? Авыру йоктырачаклар бит! Әти-әниләренә дә йоктырачаклар, аннары терсәкләрен тешлисе килер дә, соң булыр, - дип зарлана Рамилә Сөнгатуллина. 
 
Хөрмәтле яшел үзәнлеләр, бик кирәк булмаса, урамга чыгып йөрмәвегезне үтенәбез. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев