Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы кадрлар мәсьәләсен максатчан белем биреп чишәргә ниятли

Беренче килешү быел имзаланачак.

Яшел Үзән районы кадрлар мәсьәләсен белем бирү учреждениеләре белән максатчан килешүләр төзү юлы белән чишәргә ниятли. Бу хакта бүген ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советының киңәйтелгән утырышында Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин хәбәр итте. 

"Безнеңчә, хезмәт хакын арттырып, сыйфатлы социаль пакет һәм эшләү өчен уңайлы шартлар булдыру кирәк. Кече һәм урта эшмәкәрлектә тагын бер мәсьәлә бар. Әлегә анда хезмәт мөнәсәбәтләре мохите булдырылмаган", - диде Александр Тыгин. 

XII расширенное заседание Совета по предпринимательству 
при Президенте Республики Татарстан. 
Проводит Президент Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханов.

Моның өчен эшмәкәрләргә берлек булдырырга кирәк дигән тәкъдим ясады җитәкче. Шулай ук кадрлар булдыру өчен белем бирү учреждениеләре белән килешү төзү вариантын да карарга кирәклеген ассызыклады. 

"Бу бизнесның хезмәт ресурслары ихтыяҗын билгелиячәк. Белем бирү учреждениеләре исә аларны әзерләргә тиеш була. Муниципалитет бу очракта координатор һәм диалог өчен мәйдан булачак", - диде Тыгин һәм әлеге килешүләр бу елның дүртенче кварталында имзаланачагын әйтте. 

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: "Синең сатып алучың кем икәнен, белгечкә кем заказ бирүен аңларга кирәк. Безнең белем бирү учреждениеләре үзләре ясый белә торган әйберне түгел, ә базар таләп иткәнне ясарга тиеш", - диде. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/04/189266/

Фото: tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X