Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы җитәкчесе Михаил Афанасьев язгы кыр эшләренең барышы белән танышты

«Восток Зернопродукт» АҖ һәм «Тау Иле» хуҗалыгы кырларын йөреп чыкты.

Михаил Афанасьев авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм механизаторлар белән аралашты. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге шартларда авыл хуҗалыгы турында онытырга ярамый.

«Безнең аграрийлар халыкны азык-төлек белән тәэмин итү буенча мөһим бурычны үти. Алар барысы да үз урыннарында, басуларда эш кайный», - диде район җитәкчесе.

Бүгенгә хуҗалыклар уҗым культураларын тукландыру һәм тырмалау белән шөгыльләнә, язгы кыр эшләре гадәттәгедән иртәрәк, һава шартларына бәйле рәвештә башланды, дип хәбәр итә район советының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев