Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы җитәкчесе Михаил Афанасьев Осиново авыл җирлегендә

В.В.Карпов исемендәге лицейда капиталь ремонт ясау ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан мәгариф учреждениесенең яңа корпусын ачу вакытында хупланган иде.

Михаил Афанасьев алда торган эшләр буенча киңәшмә уздырды. Ул билгеләп үткәнчә, капиталь ремонт якын көннәрдә башланачак, ә сентябрьгә аны төгәлләү планлаштырыла.

Район җитәкчесе шулай ук Осиновода универсаль спорт залы һәм Новониколаевский бистәсендә 80 урынлык балалар бакчасы төзелешенең барышы белән танышты. Анда агымдагы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Аннары Михаил Афанасьев «Иликом» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объектларында булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев