Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы җитәкчесе “Җиңү бакчалары” бөтенроссия акциясендә катнашты

Бөек бәйрәм алдыннан Михаил Афанасьев Җиңү паркында юкә аллеясы утыртуда катнашты.

«Җиңү бакчалары» бөтенроссия акциясе соңгы биш ел дәвамында уза һәм «Бакчачы йорты - гаилә терәге» партия проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Аның асылы - совет азат итүчеләренең батырлыгын мәңгеләштерү һәм алар хөрмәтенә шәһәр һәм авыл җирлекләре территорияләрендә чәчәк атучы аллеялар һәм клумбалар булдырудан гыйбарәт.

Яшел Үзән өчен “Җиңү бакчалары” акциясе - матур традиция. Ел саен анда Иҗтимагый совет, район ветераннар советы вәкилләре, “Бердәм Россия” партиясе бүлегенең хакимият хезмәткәрләре һәм активистлары катнаша.

Район җитәкчесе Михаил Афанасьев Җиңү паркындагы аллея киләчәктә шәһәрлеләрнең яраткан ял итү урынына әйләнер һәм Җиңүне якынайтучылар истәлеген саклар, дигән ышаныч белдерде.

"Бу күркәм парктагы искиткеч акция, анда барысы да безнең ата-бабаларыбыз хәтере белән сугарылган. Мин һәм минем хезмәттәшләрем акциядә бик теләп катнаштылар, юкәләр утырттылар. Геройларыбыз хәтерен саклап калу - бик мөһим миссия, киләчәктә мондый акцияләр күбрәк булыр дип өметләнәм", - диде Михаил Афанасьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев