Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы батыры "Автодор" дәүләт компаниясе призларына Бөтенроссия ярышларында җиңүче булды

Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда Көрәш буенча бөтенроссия ярышлары һәм «Автодор» дәүләт компаниясе призларына грек-рим көрәше буенча республика ярышлары — «Автодор Кубогы» узды.

 Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия спорт министрының беренче урынбасары Азат Кадыйров һәм «Автодор» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко катнашты.

Яшел Үзән районының Осиново авылыннан көрәш буенча тренер Фирдүс Зәйнуллин 130 килограммнан артык авырлык категориясендә Татарстан җыелма командасы составында чыгыш ясады һәм 1 урынны яулады. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев