Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьевның Ураза бәйрәме белән котлавы

"Хөрмәтле Яшел Үзән халкы! Ураза гаете бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!

Барлык мөселманнар өчен изге Рамазан аеның тәмамлануын билгеләүче бу бәйрәм барлык кешеләр өчен игелек һәм шәфкатьлелек, якыннарга хөрмәт һәм ихтирам, рухи камилләшү кебек төп кыйммәтләрнең символы булып тора.

11 майда Казанда булган фаҗигале вакыйгалар бөтен Россияне, күпмилләтле республиканы, Яшел Үзән районы һәм шәһәр халкын берләштерде. Кайгылы мизгелләрдә без Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итәбез, якыннарыбызны да яманлыктан саклавын сорап, исәнлек-саулык, иминлек теләп дога кылабыз. Ураза бәйрәменең якты көннәрендә өйләребездә кояш балкысын, шатлык, тынычлык һәм татулык хөкем итсен. Мин сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, игелек һәм барлык изге эшләрегездә уңышлар телим!"

Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән мэры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев