Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев яшел үзәнлеләрне Халыкара өлкәннәр көне белән котлый:

"Хөрмәтле Яшел Үзән халкы! Искиткеч алтын чорга кергән затлар!

Хөрмәт һәм шәфкать көне белән ихлас күңелдән котлауларымны кабул итегез! Безнең барыбыз өчен дә бу үзенчәлекле бәйрәм. Анда җылылык һәм ихласлылык, мәхәббәт һәм кайгырту. Бу бәйрәм - буыннарның бердәмлеге һәм буыннар арасындагы бәйләнеш символы.

Һәркайсыгыз үзен кешеләргә, кече Ватанына армый-талмый хезмәт итүгә багышлады. Сез үзегезнең балаларыгыз һәм оныкларыгыз өчен әхлакый кыйммәтләр һәм традицияләрне саклаучылар, таяныч һәм тугры ярдәмчеләр булып торасыз.

Бәйрәм көнендә хезмәтегез, рухи көчегез, туган шәһәрегез һәм районыгызга ихлас мәхәббәтегез өчен олы рәхмәтләрне һәм хөрмәтне кабул итегез. Нык сәламәтлек, иминлек, бәхет телибез! Сезнең янәшәгездә һәрвакыт игелекле балалар, оныклар, дуслар булсын. Озак һәм бәхетле яшәгез!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев